Мәһдиев Наил Гамбәр улы
1959 елның 12 октябрендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган.
Югары белемле.
1982 елда С.М. Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы:
1982 елда – «Сергинолес» берләшмәсенең техника ремонтлау буенча мастеры.
1982 – 1984 елларда – «Татнефтегеофизика» тресты геофизика ремонт-комплектация конторасының автотранспорт цехы инженеры.
1984 – 1986 елларда – «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты секретаре.
1986 елда – «Татнефтегеофизика» трестының механо-энергетика бүлеге башлыгы.
1986 – 1990 елларда – КПСС Бөгелмә шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.
1990 – 1992 елларда – Бөгелмә Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
1992 – 1995 елларда – Бөгелмә районы буенча һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы урынбасары.
1995 – 1996 елларда – ТР Дәүләт Советы депутаты (даими нигездә).
1996 – 2005 елларда – ТР Бөгелмә районы хакимиятенең һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы.
2005 елда – «ТР Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы.
2006 – 2010 елларда – ТР Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы.
2010 – 2014 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министры.
2014 елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары.
2014 елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе.
2015 елның 23 сентябреннән шәһәр Хакиме.
Бүләкләре:
Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел;
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, 2001 ел;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2003 ел;
«2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 2006 ел;
«Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2006 ел;
«Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2013 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел;
«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале, 2014 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2016 ел;
«За заслуги в развитии местного самоуправления в Российской Федерации» мактау билгесе, 2016 ел