“Максатны билгеләргә һәм шуңа тартылырга кирәк!”
Беренче чара - командага нигез салган Валерий Васильевич Четверик белән футбол әңгәмәсе.
“КАМАЗ” стадионының конференц-залында үткән очрашуда Валерий Васильевич катнашучыларны команданың оешу һәм үсеш тарихы белән таныштырды, узган елларда “КАМАЗ”ның юлында очраган авырлыклар турында сөйләде. Шулай ук Яр Чаллы футбол легендасы футбол тирәсендәге тормышның (бәйгеләр, үткәрелүче чаралар, гаммәви мәгълүмат чараларында команда тормышын яктырту) команданың спорт уңышлары белән бер сызыктан барырга, уңышларга алшарт булып торырга тиешлеген ассызыклады.
Валерий Васильевич безнең команданың киләчәгенә зур өметләр баглавын әйтеп үтте. “Үз алдыңа максат куярга да шуңа тартылырга кирәк”, - диде командага нигез салган шәхес.
Очрашуда катнашучылар арасында команданың тугры җанатарлары, яшьләр командасы уенчылары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре бар иде. Теләге булган һәркемгә үзен кызыксындырган сорауны биреп, аңа төпле җавап алу мөмкинлеге бирелде.
Әңгәмә-очрашу азагында Валерий Васильевич теләгәннәр белән фотога төште һәм истәлеккә автографын бүләк итте.