Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Җиңәргә дә була иде...

Икенче таймда ун минут эчендә ике туп керттергән “КАМАЗ” исәпне тиз
арада тигезди алды.
Уенның беренче яртысында Оренбургта якты, чын-чынлап язгы һава торышы иде,
ләкин төшке ялдан соң Ростоши бистәсендәге “Газовик” стадионы өстендәге күк йөзен тиз
арада болытлар каплап алды һәм очрашу тәмамланганчы яңгыр койды.
Әлбәттә, ике команда да бертигез шарталарда уйнады, кем әйтмешли, туп аларның
барысы өчен дә юеш иде.
Беренче таймда безнең футболчыларның аз гына өстенлеге сизелеп торды, ләкин
чаллылылар моннан файдалана алмады. Аеруча “Оренбург-2” командасы киперы
Трубицынга йөзгә-йөз килгән Галиәкбәровның көндәшләр капкасына туп кертү
мөмкинлеге зур иде. Ләкин ул тәҗрибәле капкачыны алдый алмады.
Тәнәфестән соң бу матчның иң кызыклы вакыйгалары башланды. 58 нче минутта
безнең сакчы Золотов тупны тапшырганда ялгышлык җибәрде. Көндәшләр моннан бик
оста файдаланды һәм нәтиҗәле һөҗүм оештыра алды.
“Оренбург-2”нең ярымсакчысы Рудаков 25 метр ераклыктан каты итеп типкән туп
Ионин саклый торган капканың ерак бер почмагына кереп оялады. Гол керттергәннән соң
безнең команда зур көч белән алга ыргылды, ләкин 68 нче минутта “КАМАЗ”капкасына
тагын бер туп керде. Бу юлы безнең оборона сафындагы аңлашылмаучанлыктан хуҗалар
командасы сакчысы Криворучко оста файдаланды. Исәп 2:0 гә җитте. Берничә минут
үтүгә, Яр Чаллы футболчылары бер җавап тубы кертүгә иреште. Руслан Галиәкбәров
тупны, баш белән төртеп, көндәшләр капкасына озатты. Тагын алты минуттан Роман
Янушковский исәпне тигезләүгә иреште. Аннан соң да “Оренбург-2” капкасына туп
кертергә була иде. Ләкин юк, Яр Чаллы футболчылары бик кирәкле өченче тупны кертә
алмады. Газданов, Галиәкбәров һәм Янушковскийның бик яхшы мөмкинлекләре буды.
Тик финал сызгыруы Оренбургта үткән очрашуның уртак нәтиҗәгә тәмамлануын раслады:
20 апрель. ПФЛ клублары арасында футбол буенча Россия беренчелеге.
Ростоши, «Газовик» стадионы. 124 тамашачы.
«Оренбург-2» (Оренбург) - «КАМАЗ» (Яр Чаллы) 2:2 (беренче тайм 0:0).
«Оренбург-2»: Трубицын, Климов, Криворучко, Кайков, Черязов (Оплеснин, 90+),
Алтышев (Саталкин, 59), Митренко (Галоян, 78), Макаров (Апалькин, 84), Миронов,
Рудаков, Матвейчук (Рыбкин, 66).
«КАМАЗ»: Ионин, Садыков, Золотов, Мөхәммәтҗанов, Тюфяков, Әхмәтгалимов,
Кива (Кириллов, 71), Турик (Крючков, 71), Янушковский, Тюкалов (Газданов, 62),
Галиәкбәров.
Тупларны керттеләр: Рудаков, 58; Криворучко, 68 - Галиәкбәров, 69; Янушковский,
Кисәтүләр: Криворучко, 12; Климов, 52; Рыбкин, 82; Трубицын, 90+ - Золотов, 31;
Садыйков, 61; Тюфяков, 85
Судьялар: Галимов Евгений (Екатеринбург), Кистанов Михаил (Энгельс), Валявин
Федор (Саратов).
Командаларның остазлары катнашында үткән матчтан соңгы матбугат
конференциясе.
Чираттагы матчны “КАМАЗ” 28 апрель көнне 18 сәгатьтә “КАМАЗ” стадионында
үткәрәчәк. Бу көнне безгә кунакка Екатеринбургтан “Урал-2” командасы килә.
Барыгызны да безнең шәһәр командасы өчен җанатарга чакырабыз!
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк