Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Уникенче уенчы маршрутка чыкты!

12 нче номерлы трамвай деподан үзенең чираттагы маршрутына чыкты. Бер уйлаганда, гадәти күренеш. Бер “ләкин”не исәпкә алмаганда. Хәзер транспорт чарасы менә шушындый кыяфәттә:
IMG_6790.JPG
Яр Чаллыдагы бердәнбер футбол вагоны хәзер шәһәребез халкы һәм кунакларына футбол клубының тарихы турында сөйли. Ерак 90 нче елларда төшерелгән тарихи фотосурәтләр пассажирларны “КАМАЗ” клубы Россия футболының югары дивизионында уйнаган чорлар атмосферасы белән таныштыра.
IMG_6815.JPG
Сүз уңаеннан: безнең трамвайның маршруты даими үзгәреп торачак, шуңа күрә аны Яр Чаллы шәһәренең төрле почмакларында күрергә мөмкин булачак. 
Якындагы көннәрдә без, клубның“12 нче уенчысы” ярдәмендә, төрле акцияләр дә оештырырга ниятлибез. 
Итәгатьле булыгыз, дистанцияне саклагыз һәм сайттагы, социаль челтәрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк