Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

“КАМАЗ” - ике тапкыр ФФРТ Кубогы иясе!

Без җиңәргә дип килдек! Мөгаен, бер генә команда да турнир башланганчы үз алдына мондый тәгаен бурычны куймагандыр. Казанда үткәрелгән традицион, сезон алды турнирына быел сигез команда җыелды.

“КАМАЗ”, “Волга”, “Уфа-Дубль” һәм “Оренбург-2” командалары, төркем этабында өчәр матч уйнап, турнирның финал өлешенә үтте. Бер тапкыр да җиңелмәгән безнең команда белән Ульяновск футболчыларының үз активларында өчәр очко бар иде инде. Автозаводчылар, инде хәбәр итүебезчә, кичә “Оренбург-2” командасы белән уртак нәтиҗәгә уйнарга мәҗбүр булды, ә “Волга” Уфадан килгән команданы ышанычлы җиңүгә иреште. Мондый хәлдә, ике ел рәттән турнирның җиңүчесе исемен яулар өчен, безгә һичшиксез, җиңәргә кирәк. Шул ук вакытта, Седышев шәкертләренә уртак исәпкә уйнау да җитә иде.

IMG_9026.JPG

Евгений Борисович Ефремов уен башында кырга Ионин, Клонцак, Садыйков Б., Никишин, Аюкин, Кива, Кириллов, Щербин, Турик, Янушковский, Галиәкбәровны чыгарырга булды.
Дөресен әйтергә кирәк, нәкъ менә шушы матчның иң мөһим икәнлеген яхшы аңлаган “КАМАЗ” командасы футболчылары беренче таймда ук инициативаны үз кулларына алырга омтылды. Аеруча, Щербинның активлыгы күзгә ташланып торды. Галиәкбәров көндәшләр капкачысы белән бергә-бер чыгуга иреште. Ләкин беренче тайм дәвамында уен, башлыча, “Волга” капкасы тирәсендә узса да, туп кунаклар капкасына керергә ашыкмады. Тәнәфескә дә көндәшләр 0:0 исәбе белән таралышырга мәҗбүр булды.
IMG_8991.JPG

Икенче таймны безнең команда шушындый составта башлап җибәрде: Фёдоров, Мөхәммәтҗанов, Золотов, Шәйдуллин, Садыйков А., Әхмәтгалимов, Чушьялов, Кашапов, Тюкалов, Газданов, Крючков.
Уенның бу өлешендә дә “КАМАЗ”активрак күренде. Еш кына уң флангтан һөҗүм оештырдылар. Газданов берничә мәртәбә көндәшеннән өстен чыгып, штраф мәйданчыгына кискен паслар тапшыра алды. Матч тәмамланырга сигез минут калганда, шундый тапшыруларның берсен Антон Крючков кабул итте һәм тупны көндәшләр капкасына “чәпеде”!
IMG_9354.JPG

Яхшы уен күрсәтү бер нәрсә, тик үз алдына узган елгы уңышка ирешүне максат итеп куйган “КАМАЗ”ны уртак исәп яки оттыру һич кенә дә канәгатьләндерми иде. Шуңа күрә,“Волга” капкасына туп керткәннән соң, безнең команда активлыкны киметмәскә, оборонага аеруча игътибар итәргә тырышты. Нәтиҗәдә, турнир барышында үз капкасына шушы бердәнбер тупны керттергән “Волга” зур тизлектә хәрәкәт итүче безнең “КАМАЗ”ны беренче урынга үткәрде! Без – чемпионнар! Икенче ел рәттән мәртәбәле Кубок Яр Чаллыга килә! Барыгызны да котлыйбыз!
IMG_5492.JPG

Команда Яр Чаллыга кайтты инде. Алда – өч көнлек ял һәм җыеннарның дәвамы. Алда – зур эшләр!

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк