Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

“КАМАЗ” – “Сызрань-2003”

Көндәш команда белән таныштырабыз.

“Сызрань-2003” (Сызрань)

2003 елда нигез салынган.

Беренче тренеры: Валерий Александрович Тюрин. 

Беренче елларында (2004-2008) команданы Виктор Авраамович Лукашенко, Сергей Михайлович Симонов җитәкләгән. Бу остазлар белән клуб Самара өлкәсе чемпионатында “көмеш” откан һәм МФЛ лигасының “Идел буе” зонасында (өченче дивизион) уйный башлаган.

2009 елда “Сызрань-2003”командасын шул ук шәһәрдә футбол тәрбиясе алган, үзенә кадәрге остазларның ярдәмчесе сыйфатында зур тәҗрибә туплаган Дмитрий Юрьевич Воецкий җитәкли башлаган.
воеццц.jpg

Казанышлары:

2009 ел: Самара өлкәсе Кубогын һәм Суперкубогын откан.

2010 ел: МФС “Идел буе”зонасы (өченче дивизион) чемпионатында һәм Кубогын откан.

2011 ел: профессиональ клуб статусын алган һәм Россия беренчелегенең Икенче дивизионында тәкъдим ителгән.

2011-2012 ел сезоны: Россия беренчелегендә 8 нче урынны (ПФЛ, «Урал-Идел буе» зонасы) яулаган.
2012-2013 ел сезоны: Россия беренчелегендә 7 нче урын һәм Россия Кубогының 1/64 финалына чыга алган (Ульяновскның “Волга”сына оттырган).

2013-2014 ел сезоны: 6 нчы урынны яулаган һәм Россия Кубогының 1/64 финалына чыга алган (пенальтилар сериясендә «Тюмень» клубына оттырган).

2014-2015 елгы сезон: 3 нче урынны яулаган һәм Россия Кубогының 1/64 финалына үткән («Газовик» клубына оттырган).
2015-2016 ел сезоны: 4 нче урынны алган һәм Россия Кубогының 1/128 турында “Лада-Тольятти” клубына оттырган.

Бу сезонның 18 турыннан соң Дмитрий Воецкий шәкертләре турнир таблицасының 2 нче баскычында тора.

Үзара очрашулар тарихы:

17 апрель 2012 ел - «Сызрань-2003» 2:0 «КАМАЗ»
21 апрель 2013 -  «КАМАЗ» 2:1 «Сызрань-2003»
9 сентябрь 2013 - «КАМАЗ» 2:2 «Сызрань-2003»
18 апрель 2014 - «Сызрань-2003» 1:3 «КАМАЗ»
5 июнь 2014 - «Сызрань-2003» 2:0 «КАМАЗ»
17 сентябрь 2014 - «КАМАЗ» 4:0 «Сызрань-2003»
30 апреля 2015 - «Сызрань-2003» 0:1 «КАМАЗ»
24 май 2015 - «КАМАЗ» 0:2 «Сызрань-2003»
20 июля 2016 - «КАМАЗ» 1:0 «Сызрань-2003»
29 октябрь 2016 - «Сызрань-2003» 1:0 «КАМАЗ»
7 май 2017 - «Сызрань-2003» 2:0 «КАМАЗ»
1 сентябрь 2017 - «Сызрань-2003» 2:1 «КАМАЗ»
гггг.jpg

Барлыгы 12 матч үткәрелгән. 6 җиңү – Сызрань футболчылары исәбендә, 5 – Яр Чаллы командасы активында, бер уен – уртак исәп.

Сызраньда үткән беренче әйләнештәге уенда безнең команда 1:2 исәбенә оттырды. “КАМАЗ” өчен бердәнбер тупны Владимир Клонцак кертте.
VvIRQRBdaoY.jpg

Кышкы тәнәфес вакытында безнең команда составына “Сызрань-2003”клубыннан бу сезонда 7 туп кертергә өлгергән һәм лиганың иң яхшы һөҗүмчеләренең берсе буларак танылган Руслан Галиәкбәров күчеп килде. Бүгенге матч Руслан өчен аеруча мөһим булыр дип уйлыйбыз, һәм аннан “КАМАЗ”өчен нәтиҗәле уен көтеп калабыз.

Турыдан-туры трансляцияhttp://fckamaz.ru/
Бу матчта ьыелган барлык акчалар Яр Чаллы шәһәренең “Бала йорты”на тапшырылачак.

Матч 16.00 сәгатьтә башлана. Килегез һәм балаларга ярдәм кулы сузыгыз!

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк