Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга

“КАМАЗ” футбол клубыннан мотокультиватор

“КАМАЗ” футбол клубы ПФЛ лигасы “Урал-Идел буе” зонасының 25 нче туры
матчына үз җанатарлары өчен күңелле сюрприз әзерли.
21 май көнне “КАМАЗ” стадионында булачак “КАМАЗ” – “Лада-Тольятти” клублары
очрашуының тәнәфесендә, матчка килгән тамашачылар арасында бәйге үткәреләчәк.
Җиңүче кыйммәтле бүләккә – мотокультиваторга ия булачак.
Яраткан клубыгыз “КАМАЗ” өчен җан атарга килегез, һәм сезнең затлы приз оту
мөмкинлегегез булачак.
КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ШАРТЛАРЫ
1.Гомуми таләпләр
1.1.Бу шартлар белән “КАМАЗ” футбол клубы бәйгесен үткәрү тәртибе раслана.
1.2.Бәйге үткәрүнең максатлары – тамашачыларда “КАМАЗ” футбол клубы
уеннарына карата кызыксынуны арттыру.
1.3.Бәйге “КАМАЗ” стадионына килгән барча тамашачылар арасында үткәрелә.
Бәйге 21 май көнне, ПФЛ лигасының “Урал-Идел буе” зонасы командалары “КАМАЗ” һәм “Лада-Тольятти” арасындагы 25 нче тур матчы тәнәфесендә үтәчәк.
1.4.Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиҗүче кыйммәтле бүләк алачак – мотокультиватор!
Моннан тыш, бәйгедә катнашучылар өчен “КАМАЗ” футбол клубының
партнерларыннан кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк