Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Япония командасын оттылар!

Автозаводчыларның баш тренеры Е.Б.Ефремов бу уенга түбәндәге составны тәкъдим итте:
ytP321ax-KY.jpg

Беренче минутларда “КАМАЗ”ның да, аның бүгенге көндәше - Япониядән килгән “Комазава” командасының да, атамалары охшаш яңгырашлы булу гына түгел, уен рәвешендә дә охшашлык күзгә ташланып торды. Икесе дә, беренче чиратта, үз капкалары тирәсендә бик сак, ялгышлык җибәрмичә, аеруча игътибарлы уйнарга тырышты. Шулай да Чаллы футболчыларының тәҗрибәсе зуррак икәнлеге дә бик тиз ачыкланды. Шуның нәтиҗәсе буларак, җиденче минутта ук “КАМАЗ” ярымсакчысы Андрей Кива японнар капкасына беренче тупны кертүгә иреште. Бу аның “КАМАЗ” клубы сафында беренче тубы булды. Ә уен ахырына якынлашып килгәндә, Антон Крючков гаҗәеп осталык күрсәтте – тупны үз өстеннән тибеп җибәреп, көндәшләр капкасына тагын бер гол кертә алды. Шулай итеп, японнар белән очрашу Чаллы футболчылары файдасына 2:0 исәбенә тәмамланды.

Чираттагы матчны “КАМАЗ” 13 март көнне, Самараның “Крылья Советов-2” командасына каршы үткәрә. Уен үткәреләчәк төгәл вакытны соңрак хәбәр итәрбез.

Ә хәзер безнең команда үткәргән өч иптәшләрчә матчта кертелгән туплар турында видеоязма карарга тәкъдим итәбез:


< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк