Хәтер турнирына чакырабыз!
Яр Чаллыда, «Оранж Фитнесс» спорт клубы стадионында, 8 нче тапкыр, КАМАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелеше ветераны, шәһәрнең Мактаулы гражданы Камил Вәгыйз улы Исмәгыйлов истәлегенә багышланган футбол турниры үткәрелә. Ветеран төзүчегә быел 77 яшь тулган булыр иде.
Турнирның оештыручылары: Яр Чаллы шәһәре футбол федерациясе, “”КАМАЗ” футбол клубы, җаваплылыгы чикле “”Кама-Тракс” җәмгыяте ярдәмендә эшчәнлек алып баручы Һәвәскәр футбол үзәге, Яр Чаллы ТЭЦы, Камгэсэнергострой УКСы һәм «Оранж Фитнесс» спорт-сәламәтләндерү клубы.
Камил Исмәгыйловның якты истәлегенә үткәрелүче турнирның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаммәви спорт һәм футбол хәрәкәтен үстерү, ветеранның гаиләләренә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү.
Турнирда катнашу теләген Минзәлә шәһәренең ветеран футболчылары командасы, “КАМАЗ” футбол клубы ветераннары һәм Яр Чаллы ТЭЦы коллективы белдерде.
Узган елгы турнирда җиңүне “КАМАЗ” футбол клубы яулаган иде.
Турнир 14.00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле.
Теләге булганнарның барысын да футбол тамашасын карарга чакырабыз!