Лазертагка кил!
Кечкенә чакта кайсыбыз гына “сугышлы” уйнарга яратмады икән?
Без сине куркынычсыз сугышта катнашырга чакырабыз!
Үзеңнең биш кешелек командаңны тупла да атышырга, күңел ачарга кил.
Әгәр берүзең яки дустың белән генә икән – бу әле өйдә утыру өчен сылтау түгел. Барыгызга да команда табарбыз!
“Казан-Арена”да үткәреләчәк футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларына юллама оту өчен баллар туплавыңны дәвам ит!
Без сине 22 март көнне 19.00 сәгатьтә “Бастион” полигонында көтәбез. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Магистральная урамы, 16 йорт (“Светофор” кибете, 3 нче кат).