Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
1
:
0
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Тигез уен – ярашлы нәтиҗә

Беренче таймда Евгений Ефремов шәкертләре яхшырак күренде һәм берничә тапкыр көндәшләре капкасы янында шактый кискен мизгелләр тудыра алды. Ләкин “Муром” капкасына нибары бер генә туп кертүгә ирештеләр. Алексей Турик төгәл итеп тапшырган тупны Евгений Тюкалов муромлылар капкасының аскы өлешенә тибеп кертте.

Гомумән алганда, беренче таймда команданың тигез уенын күзәттек, дияргә була. Тигез уенның нәтиҗәсе дә – уртак исәп. “Муром”, беренче таймның соңгы минутында контратака оештырып, тәнәфескә таралганчы исәпне тигезли алды – 1:1.

Очрашуның икенче яртысында Муромнан килгән футболчылар активлыгын арттыра төште. Ләкин алар да, автозаводчылар да көндәшләре капкасына гол моментлары оештыра алмады диярлек. Уенның соңгы исәбе шул килеш калды – 1:1.

Матчка гомуми бәя бирсәк, әлбәттә, ике команданың да уенында әлегә төгәлсезлекләр сизелеп торды. Ләкин сезон алды җыеннарының төп максаты да шунда бит – ил беренчелегендә көндәшләр буларак чыгыш ясаячак командаларны чемпионатка кадәр үк практикада очраштырып, реаль сәләтләрен ачыклау, состав яки уйнау рәвеше буенча экспериментлар үткәрү, кимчелек-җитешсезлекләрен барлау һәм аларны төзәтү, командаларның физик мөмкинлекләрен камилләштерү. Шуңа күрә мондый матчларның ахыргы исәбе бу очракта мөһим роль уйнамый да дияргә була. Әлбәттә, шулай булуга да карамастан, аеруча җанатарлар яраткан командаларыннан хәтта иптәшләрчә матчларда да бары тик оста уен һәм җиңүләр генә көтә. Алга таба “КАМАЗ” үзенең җанатарларын нәтиҗәле уеннар белән куандырыр дигән ышанычта калабыз.

Төркиядәге җыеннар кысаларында чираттагы уен 6 мартка билгеләнгән. Бу көнне “КАМАЗ” Липецк шәһәренең “Металлург” командасы белән көч сынаша. Матчның төгәл вакытын соңрак хәбәр итәрбез.

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк