Өч матчта өч җиңү!
Безнең команда өченче көн инде – Казанда. Шул вакыт эчендә өч матч уйналды. Евгений Ефремов шәкертләре өч җиңү яулады! Алдагы ике матч турында без сөйләгән идек инде, хәзер, әйдәгез, Новотроицкның “Носта”сына каршы уен турында сүз алып барыйк.
Безнең команданың старт составы: Ионин, Мөхәммәтҗанов, Хәлиуллин, Садыйков Б., Никишин, Кириллов, Родионов, Зарипов, Тюкалов, Газданов, Галиәкбәров.
Уен башында көндәшләр өстенлеге сизелеп торды. Кунаклар тупны ешрак контрольдә тотты, әледән-әле Валерий Ионин капкасына һөҗүмнәр оештырдылар. Безнең команда оборонасы берара “Носта” басымын тыеп тора алса да, туп, 19 нчы минутта безнең уенчыга бәрелеп, капкага кереп китте.
Үз капкасына туп кергәннән соң, “КАМАЗ” һөҗүмгә ташланды һәм тиз арада “статус-кво”ны торгыза алды. Шулай да дөресен әйтергә кирәк, “Носта” үз капкасына голны үзе үк алып килде. Капкачы капкасыннан шактый ерак чыкты һәм тупны иптәшләренә тапшырганда хата җибәрде. Ә безнең ярымсакчы Артур Газданов, тупны оста итеп капкачы өстеннән генә тибеп җибәреп, гол кертте. Бу – Артурның “КАМАЗ”га кайтканнан соң беренче тубы.
Биш минут та үтмәде, безнең команда исәпне үз файдасына үзгәртте. Флангтан тапшырылган тупны Родионов баш белән көндәшләр капкасына кертүгә иреште. Исәп 2:1! Тәнәфескә кадәр шушы исәп үзгәрмәде.
Икенче таймга “КАМАЗ” түбәндәге состав белән чыкты: Москвин, Клонцак, Шәйдуллин, Золотов, Раимов, Чушьялов, Әхмәтгалимов, Ушаков (Смурыгин, 60), Янушковский, Турик, Субботин.
Һәм инде уенның икенче яртысы башлануга ук кунаклар азчылыкта калды. Тупны эләктереп алган Янушковский, капкачы белән кара-каршы калу өчен, көндәшләрнең сакчысыннан качып китмәкче булды. Ләкин оборона уенчысы үзләренең штраф зонасы янында ук фол ясады. Ә бу – кызыл карточка һәм уеннан читләштерү.
Штраф тибүен Роман үзе башкарды, тик туп капка сеткасына тышкы яктан гына тиде. “Бер уенчыга кимрәк калуга карамастан, “Носта” үз капкасын саклау белән генә канәгатьләнеп калырга җыенмый иде, исәпне тигезләргә өметләнеп, актив рәвештә һөҗүмен дәвам итте. Ләкие безнең сакчылар инде бу уенда ялгышлык җибәрмәде. Уен тәмамланырга ике минут чамасы калгач, Артур Әхмәтгалимов ерактан ук төп-төз тибеп, кунаклар капкасына өченче тупны кертте.“КАМАЗ” “Носта”ны 3:1 исәбенә җиңде!
Бүген үткән башка матчларның нәтиҗәләре:
«Крылья Советов-2» (Самара) 1:2 «Уфа» (Уфа)
«Волга» (Ульяновск) 2:0 «Торпедо» (Димитровград)
«Рубин-2» (Казан) 0:2 «Оренбург-2» (Оренбург)
Төркем этабыннан соң турнир таблицалары
Иртәгә һәм берсекөнгә турнирның финал этабы узачак. А төркеменең ике иң яхшы командасы Б төркемендә беренче ике урынны алучылар белән уйный. Беренче этап кысаларында узган очрашуларның нәтиҗәләре исәпкә алыначак.
Финал этабы башланыр алдыннан таблица түбәндәгечә:
Иртәгә, 13.00 сәгатьтә, “Оренбург-2” (Оренбург) командасына каршы уйныйбыз.
Матчның турыдан-туры трансляциясе - https://www.youtube.com/channel/UCGt2jHThErEywZyt30FEh_Q