Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Липецк командасына оттырдык

Өч көн элек автозаводчылар “Муром” командасы белән уртак нәтиҗәгә уйнаган иде. Бу юлы исә безнең командага ПФЛның “Үзәк” зонасында чыгыш ясаучы “Металлург” (Липецк) клубы белән көч сынашырга туры килде.

“КАМАЗ” командасының остазы очрашу башында уен кырына Ионин, Никишин, Клонцак, Золотов, Аюкин, Кива, Кириллов, Чушьялов, Янушковский, Тюфяков, Галиәкбәровны чыгарды. Беренче таймда безнең команда шактый актив күренде, берничә тапкыр гол моменты да тудыра алдылар. Ләкин, ни кызганыч, аларның тырышлыклары туп кертүгә кадәр барып җитмәде. Ә 28 нче минутта “Металлург”ның ярымсакчысы Чернышев, тупны безнең штраф зонасы читендә эләктереп алып, аны зур осталык белән Ионин капкасына тибеп җибәрде. Туп капканың сулъяк аскы өлешендә үз урынын тапты. Ионин аны аздан гына тотып ала алмый калды.

Көндәшләре исәпне ачканнан соң автозаводчылар Липецк командасы капкасына басымны арттырырга тырышып карадылар. 30 нчы минутта Кириллов урынына чыккан Родионов аеруча зур осталык белән уйнады. Ләкин таблодагы исәп тәнәфескә кадәр үзгәрмәде.

Тәнәфестә “КАМАЗ” составы тулысынча үзгәртелде, бары тик Родионов кына алышынмады. Уен кырына Фёдоров, Шәйдуллин, Садыйков, Мөхәммәтҗанов, Әхмәтгалимов, Кашапов, Субботин, Турик, Газданов, Крючков чыкты.

Икенче тайм башында да безнең футболчыларның өстенлеге сизелеп торды. Ләкин бу уен өстенлеге генә иде, таблода берничек тә чагылмады. Ә 56 нчы минутта безнең футболчылар үз капкаларына икенче тупны да “алып килделәр”. Федоров тиз генә Родионов белән пас бирешеп һөҗүмгә күчмәкче иде, барып чыкмады - тупны көндәшләр үзләштереп өлгерде һәм Чернышев “КАМАЗ” капкасына тагын бер туп кертте. 60 нчы минутта Родионовны урта сызыкта уенны сафландырып җибәрү бурычы куелган Щербин алыштырды.

Калган ярты сәгать вакыт эчендә безнең команда җавап тубы кертергә тырышып карады, ә “Металлург”ка ирешелгән уңышны саклау мөһим иде – төп игътибарны оборонага юнәлттеләр. Нәтиҗәдә, бу матчта башка бер туп та кермәде.

Мөгаен, әлеге очрашу 2016-2017 елгы сезонда Липецк “Металлург”ы данын яклаган Антон Крючков өчен аеруча әһәмиятле булгандыр. Ни кызганыч, Антон бу матчта элек үзе уйнаган команданың “кәефен кыра” алмады. Без аның киләчәк матчларда көндәшләре капкасына туплар кертәчәгенә ышанып калабыз.

Әгәр матч барышын турыдан-туры тамаша кылмаган булсагыз, аның язмасын карый аласыз:

Беренче тайм.

Икенче тайм.
«КАМАЗ» Яр Чаллы 0:2 (0:1) «Металлург» Липецк
Кертелгән туплар: Чернышёв (28', 56')

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк