Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
1
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Ярашлы нульләр?

“Нефтехимик” белән без соңгы вакытларда еш уйныйбыз, һәм шактый уңышлы дип әйтергә мөмкин.

Евгений Борисович Ефремов команданы уенның беренче минутларына мондый составта чыгарды:

NejFHhAK5vw.jpg

Түбәнкамалылар остазы Юрий Анварович Уткульбаев исә очрашу башында түбәндәге уенчыларга ышаныч белдерде: Малашенко, Бочков, Стешин, Куликов, Ситдыйков, Доронин, Канаев, Потапов, Шадрин, Гыйләҗетдинов, Каменщиков.

Беренче таймда без ике якның да тигез уенын күзәттек. Капкага туп керердәй мизгелләр бик аз булды. Безнең ярымсакчы Янушковскийның менә дигән мөмкинлеге бар иде, ләкин Роман элек “КАМАЗ” данын яклаган Малашенкога каршы бергә-бер чыгып та гол кертә алмады.

Көндәшләребезнең ярты тайм дәвамында тулы булмаган составта уйнавын да искәртеп үтик. Тупас уен күрсәткән өчен ике тапкыр сары карточка белән “бүләкләнгән” Ситдыйков тайм тәмамланганчы матчны читтән генә карап утырырга мәҗбүр булды.

Шулай итеп, беренче тайм коры исәп белән тәмамланды.

Икенче таймны “Нефтехимик” тулы составта башлап җибәрде һәм беренче минутлардан ук һөҗүмле уенга күчте. Түбән Кама уенчысы Канаевның Ионин саклаган капканы алырга менә дигән мөмкинлеге бар иде, ләкин безнең голкипер штрафнойдан тибеп җибәрелгән тупны капка өрлегенә таба озата алды һәм, шул рәвешле, “КАМАЗ” капкасын кагылгысыз калдырды. Безнең уенчылар җавап һөҗүме оештырдылар. Ләкин туп көндәшләр капкасына да керергә ашыкмады. Тюкалов гол кертү өчен шактый уңай мөмкинлекне кулдан ычкындырды. Ул капка почмагына төбәп типкән тупны Малашенко бик оста “иярләде”. Аннары Түбән Кама футболчыларына чират җитте. Аларның һөҗүмчесе безнең үзәк сакчыны бик оста алдап штраф зонасына үтеп керде һәм капка почмагына төбәп тибеп җибәрде. Безнең капкачы Ионин, сикереп, тупның юнәлешен үзгәртә алды. Уенның 88 нче минуты бара иде инде. Әмма командаларның берсе дә матчны уртак исәпкә тәмамларга җыенмый иде, күрәсең. Бер-бер артлы һөҗүмнәр оештырылды, стандартлар башкарылды, ләкин таблода исәп үзгәрмәде. Икенче таймда алмашка чыккан Крючков флангтан җибәрелгән тупны башы белән капкага юнәлтте, ләкин бу юлы да Түбән Кама командасын капка өрлеге коткарып калды...

Финал сызгыруы – ярашлы нульләр?


“КАМАЗ” (Яр Чаллы) 0:0 «Нефтехимик» (Түбән Кама)

Чираттагы матчны безнең команда 19 мартта үткәрергә ниятли. Аның көндәше һәм очрашу үткәреләчәк төгәл вакытны соңрак хәбәр итәрбез.


< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк