Манежда күнегүләр тәмамланды
Ә бүген залда соңгы тренировка үтте.
Футболчылар күп төрле күнегүләр ясады. Тизлеккә, төгәллеккә, гомуми физик әзерлеккә һәм башкалар.
Ә иң мөһиме – тренировка вакытының ярты өлешен егетләр, тупка һәр кагылудан ләззәт алып, футбол уйнап үткәрде.
Һәрберсе бишәр уенчыдан торган алты командага бүленеп уйнап, кечкенә генә “турнир”да иң яхшыларны ачыкладылар.
Нәтиҗәдә, составына Тюкалов, Галиәкбәров, Шәйдуллин, Әхмәтгалимов һәм Айзат Садыйков кергән команда җиңү яулады.
Капкачылар һәрвакыт алышынып торды, үз командаларына булдыра алганча ярдәм иттеләр.
Төшке аш. Берничә сәгатьлек ял. Һәм команда - “Оранж Фитнесс” спорт клубында, аэробика дәресләрендә. Сүз уңаеннан: бу дәресләр дә бүген соңгысы иде.
Хезмәт атнасы ахырына якынлашып килә. Барыгызгы да яхшы яллар телибез.