Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
1
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Түбән Камадан өч очко алып кайттылар

Уен Түбән Кама шәһәренең “Дружба” стадионында үтте. Безнең шәһәрдәшләребезнең көндәше – моңарчы активында ике җиңү һәм өч җиңелү булган “НКНХ” командасы.

Алга китеп булса да, шуны әйтергә тиешбез: Түбән Кама уенчылары да, аларның җанатарлары да чаллылыларны шат күңел белән каршы алды һәм минималь исәп белән кунакларга оттырды.

“КАМАЗ-М” командасы баш тренеры Денис Девицкий уен нәтиҗәләре буенча аңлатма бирде. “Бөтен матч дәвамында безнең команда сизелерлек өстенлеккә ия булды. Күп тапкыр гол мизгелләре тудыра алдык, ләкин реализация мәсьәләсендә җитешсезлек үзен сиздерде. Тулаем алганда, кимендә өч-дүрт туп кертә ала идек. Шулай ук матч үткәрелгән кырның карлы, авыр, безнең команда өчен күнегелмәгән сыйфатта булуын да әйтергә кирәк”.

IMG_3609.JPG

«НКНХ» (Түбән Кама) 0:1 (0:1) «КАМАЗ-М» (Яр Чаллы)

Тупларны керттеләр: Шульга (39' - пенальти).

Киләсе уенны безнең команда 11 февральдә, шулай ук Түбән Камада, бу юлы “Нефтехимик”ка каршы үткәрәчәк.


< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк