Тигез уен – тигез исәп!
Евгений Ефремов шәкертләре Төркиядә үтүче өйрәнү-тренировка җыеннары кысаларында чираттагы матчын үткәрде. Бу юлы безнең команданың көндәше – профессиональ футбол лигасының “ Көнбатыш” зонасында чыгыш ясаучы “Текстильщик” (Иваново) булды.
Беренче таймда командалар берәр гол кертә алды. 20 нче минутта Щаницин “кызыл-кара”ларны алга җибәрә алды. Ләкин ике минут үтүгә Владислав Тюфяков “ статус-кво”ны торгызды – җавап тубы кертүгә иреште. Беренче таймда командалар берсе дә башкача гол моментлары тудыра алмады.
Тәнәфестән соң ике команданың да составлары тулысынча диярлек алмашынды. Яңа көчләр уенны сафландырырга, кискенләштерергә тиеш иде. Баштарак Иваново футболчыларының өстенлеге сизелдеп торган кебек булса да, тулаем алганда, икенче таймда тигез уен күзәтелде. Матчның ахыры якынлашып килгәндә исә өстенлек безнең командага күчкәндәй тоелды. Бер эпизодта Роман Янушковский флангта көндәшләрнең сакчысын зур осталык белән алдап капканың ерак почмагына төбәп типкән иде, туп штангага килеп бәрелде. Евгений Тюкалов типкән туп та аздан гына “Текстильщик” капкасына керми калды – бераз өстәнрәк очып үтте.
Финал сызгыруы – мантыйкый уртак нәтиҗә – 1:1.
Киләсе матчны автозаводчылар 25 мартта үткәрәчәк. Аларның көндәшләре һәм уенның үткәрелү вакытын соңрак хәбәр итәрбез.